«Балтырган» ансамбле фәнни-практик конференциядә чыгыш ясады
Казанның 13нче гимназиясендә укучыларның һәм педагогларның «Халыклар Дуслыгы-Россия бердәмлеге»дигән шәһәркүләм фәнни - гамәли конференциясе узды.
Биредә Казан шәһәренең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар һәм укытучылар үзләренең кызыклы проектларын, тикшеренү һәм иҗади эшләрен тәкъдим иткәннәр. Аларны компетентлы жюри членнары бәяләгән.

Шәһәр фәнни-гамәли «Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге» конференциясенең ачылышын Татьяна Галкина җитәкчелегендәге «Балтырган» музыкаль ансамбле чыгышы бизәде.
«Балалар үз җырлары белән чарага югары, күңелгә якын һәм чын мәгънәсендә берләштерүче рух бирделәр. Аларның чыгышы конференциянең төп темасы — мәдәни төрлелекнең матурлыгы һәм иҗади бердәмлекнең көче — тере һәм якты гәүдәләнеше булды. Конференция кысаларында «Рәсем конкурсы» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» секцияләре өчен катнашучылар бик күп искиткеч эшләр җибәрделәр. Бу иҗади байлыктан без чын күргәзмә булдырдык, ул бөтен чараның бизәкләренең берсе булды», — диде Татьяна Геннадьевна.


Татьяна Галкина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев