Баласы туган ирләргә түләүле өстәмә отпсук бирергә җыеналар
Россия дәүләт думасы депутатлары, бала тууга бәйле рәвештә, ирләргә 7 көнлек өстәмә отпуск бирү турындагы закон проекты эшләгәннәр инде.
Бу проект —дәүләт думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты башлыгы Ярослав Нилов җитәкчелегендәге депутатлар төркеменеке.
«Парламентка тәкъдим ителә торган закон проекты әти кешегә — яңа туган балаларның атасына бер мәртәбә бирелә торган 7 көнек түләүле өстәмә отпсук алу хокукы бирә», дип язылган әлеге проектка теркәлгән аңлатмада.
Документта күрсәтелгәнчә, яңа туган баланың әтисе бу отпускны ел дәвамында алырга хокуклы булачак. Шул ук вакытта, әгәр отпуск алынмый кала икән, аңа акчалата компенсация түләнми.
«Бүген Россиядәге әтиләргә, балалары туган очракта, түләүле аерым отпуск бирелми. Без моны гаделсезлек дип саныйбыз. Иң мөһим моментта — сабый туганның беренче көннәрендә, әти кеше үз гаиләсе янында булсын өчен, дәүләт уңай шартлар тудырырга тиеш», — дип белдергән бу комитет члены Дмитрий Гусев «РИА Новости»га.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев