Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балалы гаиләләргә айлык түләүләр артачак

2026 елда балаларга пособиеләр 18,4 мең сумга кадәр артачак.

2026 елда балалы гаиләләргә айлык түләүләр артачак һәм 9,2 меңнән 18,4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» дән Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр иткән, дип яза РИА Новости. Түләү күләме гаилә кереме дәрәҗәсенә һәм мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле булачак.

Исәпләүләр буенча, яшәү минимумының 50 процентын түләгәндә пособие 9 185 сум тәшкил итәчәк, 75 проценты булса — 13 778 сум, 100 процент булса — 18 371 сум. Түләү күләме яшәү минимумының артуы белән бәйле, ул 2026 елда җан башына 18,9 мең сумга кадәр артачак. Балалар өчен бу сан — 18,4 мең сум, эшкә сәләтле гражданнар өчен-20,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Түләүләр 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен каралган. Яшәү минимумы дәрәҗәсен индексацияләү автомат рәвештә пособие күләмен арттырачак, дип ассызыклаган депутат.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев