Балаларны креслосыз йөрткән өчен штраф артачак
Административ хокук бозулар турындагы кодекска тиешле төзәтмәләрне Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне үк икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Балаларны креслосыз йөрткән өчен штраф хәзерге өч мең сумнан биш мең сумга кадәр артачак.
Бу хокук бозу өчен өч мең сум штраф билгеләгәндә, ә бу 1993 елда иде, сумма якынча балалар креслосы кебек үк булырга тиеш диелгән. Ул вакытта бу тотып тору җайланмасы якынча шулай тора да иде. Хәзер ул кыйммәтрәк. Шуңа күрә биш меңгә кадәр арттыру-эзлекле чара. Өстәвенә, дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, тотып торучы җайланмага утырмаган балаларның аварияләрдә үлү очраклары арткан. 2025 елда гына да шул сәбәпле 51 бала һәлак булган.
Ләкин бу әле документның барлык яңалыклары да түгел. Вазыйфаи затлар өчен штраф хәзерге 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр артачак. Ә юридик өчен — 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.
Шәхси эшмәкәрләр, кагыйдә буларак, закон буенча юридик затлар белән беррәттән җавап бирә. Ләкин монда тагын бер яңалык пәйда булган: үзмәшгульләр, әгәр хокук бозу вакытында пассажирларны такси кебек йөрткән булсалар, вазифаи затлар белән беррәттән штраф түләячәкләр.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев