Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Физик культураны һәм спортны үстерү советы утырышында хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
Россия балалар бакчаларында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт әзерлегенең база күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тәрбия программасы кертеләчәк.
Аның сүзләренчә, Президент киңәшчесе Елена Ямпольская белән берлектә программа эшләнә, анда кечкенә яшьтән үк балаларда сәламәт гадәтләр һәм спорт активлыгын формалаштыруга аерым игътибар биреләчәк.
Кравцов билгеләп үткәнчә, тиешле гадәтләрне мәктәпкәчә яшьтән үк формалаштырырга кирәк.
Нет комментариев