Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бакалы телевидениесе Үмер авылында тәбә пешерү серләрен ачыкланды

Үмер авылына Бакалы телевидениесенең төшерү төркеме килгән.

Бу юлы аларның сәфәренең төп максаты – керәшеннәрнең яраткан ризыгы булган тәбәне әзерләү серләрен өйрәнү иде. Авыл клубы җитәкчесе  Ирина Маркова, үзенең аш-су осталыгын күрсәтеп, бу гаҗәеп ризыкның рецепты белән бик теләп уртаклашкан.

"Тәбә – безнең иң яраткан ризыгыбыз, – дип сөйләде Ирина, елмаеп. – Чынлап та, бер генә бәйрәм дә, туй да, олы җыен да ансыз узганы юк. Ул безнең өчен бик кадерле."

Тәбә әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар да бик гади, әмма аларның дөрес кушылмасы ризыкка үзенчәлекле тәм бирә. Ирина сүзләренчә, эчлекне әзерләү өчен үпкә, йөрәк, бавыр, бәрәңге кирәк булачак. Бу барлык ингредиентларны Ирина иттарткычтан үткәреп, яхшылап болгатып, махсус формада пешерә.

Фото Ирина Марковадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев