Бай Бүләкнең абруйлы кешеләре - карендәшләребез Павловлар
Бай Бүләк — республикабының Тукай районындагы авыл.
Шушы көннәрдә генә Яңа Бүләк авыл жирлеге Бай Бүләк авылындагы Валерий һәм Роза Павловлар капка төбендә бик күңелле «Кичке уен» һәркемнең исендә калырлык булды.
Быел Татарстанда Җәй проекты кысаларында шактый бәйрәм чаралары уздырылып килә.
Павловлар гаиләсе әлеге җирлектә абруйлы гаиләләрнең берсе. Роза һәм Валерий Павловлар йорт тирәләрен дә чиста һәм матур тоталар. Кызлары Амелия Павлова авылда узган һәр бәйрәмдә катнашып, тамашачыга матур жырларын бүләк итә, бик талантлы кыз.
«Кичке уенда Амелия «Бай Бүләгем» дигән җырны башкарды. Ул җырны авылдашларыбыз иҗат итте.Шулай ук кичке уеныбызда җырчыларыбыз Айсылу һәм Адилә Ишалина, Кифая Вәлиева, күрше авыллардан гармунчы дусларыбыз да катнашты, төрле уеннар, җыр- биюләр белән кичке уеныбыз бик матур булып узып китте. Табада коймак пеште, самоварда чәй кайнады», – диде Роза Павлова
Дилбәр Гыймазетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев