Багряж утарында Питрау бәйрәме гөрләп узды
12 июльдә, иң якты һәм олы бәйрәмнәрнең берсе – Питрау көнендә, Тукай районының Борды авылындагы Багряж утарында чын мәгънәсендә эссе һәм җанлы атмосфера хөкем сөрде.
Җәйне зурлап, җыру-биюләр һәм күтәренке кәеф белән озату өчен зур компания булып җыелганнар.
«Бәйрәм мохите беренче минутлардан ук югары дәрәҗәдә иде. Кунакларның кәефен күтәрү һәм дәрт өстәү Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов җилкәсендә булды – аның харизмасы һәркемне корычтай ныклы энергия белән баетты. Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова чыгышы кичәнең музыкаль бизәге булды. Халык көйләре астында аяклар үзләреннән-үзләре биюгә тартылды.
Төрле уеннар кызыклы конкурслар, биюләр белән алышынды, ә халык җыруларына кунаклар да кушылды. Әлбәттә, беркем дә буш кул белән китмәде – уеннарда катнашкан өчен бүләкләр өләшенде!
Олылар бәйрәмнән ләззәт алганда, кечкенә кунакларыбыз үз мәйданчыкларында рәхәтләнеп уйнадылар. Батут балаларның яраткан урынына әйләнде, аларның шатлыклы көлүләре тирә-якны яңгыратты.
Бәйрәм сый-хөрмәтсез буламы соң инде? Көннең төп ризыгы – җан җылысы кушып пешерелгән хуш исле пылау. Аны барлык кунакларга да изге теләкләр белән тараттык», – дип хәбәр иттеләр Бордыдан.
Бәйрәм азагында кичке күк йөзен төсле салют яктырткан. Бу бәйрәмне оештыручы Иван Кузьминга авыл халкы рәхмәтле.

Д.Левашов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев