Багражлылар юл буендагы агачларны агартуда катнаштылар
Зәй районының Югары Баграж, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Бигеш белән Олыҗы мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләшеп Зәйнең Мирный бистәсеннән Казанга бара торган юл кырые агачларын агартырга чыкты.
Мәдәният йорты – ул бит халык өчен, аның матурлыгы, уңайлыгы өчен кайгырту урыны. Шуңа күрә дә, мондый өмәләрдә алар теләп катнашалар.
«Көн дә бик уңайлы булды: эшебезне тәмамлап, машинага утыруга гына яңгыр сибә башлады. Шулай итеп, башкарган эшебездән күңелебез тулып, өйгә кайтырга юл тоттык. Кайтышлый, һәрберебезнең күңелендә бер төрле горурлык хисе бар иде. Юл буе аксыл төскә кергән агачлар, әлбәттә, Зәебезгә ямь өстәр, килүчеләрнең күзен сөендерер. Һәрхәлдә, безнең тырышлык юкка китмәс.. Һәм бу юлы да, яңгыр ява башлауга карамастан, күңелебез шат иде. Киләчәктә дә авылыбызны тагын да матуррак итү өчен көчебездән килгәнне эшләргә әзербез», – дип хәбәр итте Югары Баграж мәдәният йорты җитәкчесе Гөлия Бутакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев