Азнакайдан Валерий Тимиряев Грозныйның Архангел Михаил чиркәвендә булган
Хәбәрләр

Азнакайдан Валерий Тимиряев Грозныйның Архангел Михаил чиркәвендә булган

Карендәшләребез дөньяның төрле почмакларына еш кына сәяхәт итәләр.

Азнакай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валерий Тимиряев сөйләвенчә, алар бу көннәрдә Кабардино-Балкария башкаласы Нальчикта һәм Чечняның Грозный шәһәрендә булганнар.

«Биредә бик кунакчыл кешеләр яши, табигате матур, шифалы чишмәләре бар, ризыклары да тәмле. Ә иң сөендергәне – Олы бәйрәм алдыннан Грозный шәһәрендәге Архангел Михаил чиркәвендә булуыбыз. Шулай ук, Путин, Кадыров проспектларын да күрдек», – дип сөйләде ул.

Чит төбәкләрдә, башка милләтләр арасында үз динеңдәге кешеләрне очрату, алар белән бергәләп изге бәйрәмне каршылау – үзе бер бәхет. Грозныйдагы Архангел Михаил чиркәвендә булу аларның сәяхәтенә яңа мәгънә өстәгән.

Фотолар Валерий Тимиряевның архивыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев