Әхмәттән Барсуковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды
Людмила Николаевна Әхмәт авылында, колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Ире Алексей белән гаилә коруларына - быел 30 ел.
Булачак ир белән хатынның мәхәббәт тарихы мәктәп елларында ук башлана. Әле үсмер чакта ук бер-берсенә тартылу хисләре кичергән егет белән кызның бу дуслыгы еллар узган саен ныгый, матур мәхәббәткә әверелә.
Икесе дә Зәй районының Әхмәт авылында туып-үсәләр. Гаилә төзегәч тә туган җирләрен ташламыйлар, нәкъ менә шушы авылда үзләренең гаилә учагын коралар.
«1971 елның 23 маенда колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килдем. 1981 елда – Әхмәт башлангыч, 1988 елда Кадер урта мәктәпләрен тәмамладым.
1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап, беренче югары белемемне алдым һәм "Якты Йолдыз" колхозына эшкә кайттым.
2000 елда Кадер авыл җирлеге депутаты булып сайландым, җирлек башлыгы урынбасары булып эшли башладым. 2003 елда читтән торып Казан технология университетын тәмамлап, эшем буенча икенче югары белем алдым.
Туган ягымны, авылымны, авылым кешеләрен, хезмәтемне бик яратам. Шуны бәяләп, 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алдым. 2022 елда Кадер авыл җирлеге башлыгы булып сайландым», - дип үзенең тормышы һәм уңышлары турында сөйләде Людмила Николаевна.
Ире Алексей белән 30 ел бергә матур гомер итеп, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде ике оныклары да үсеп килә. Людмила Николаевна шигъри җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше. Төрле конкурсларда катнашырга ярата.
"Күңелемдә нинди генә хисләр уйнамасын – моңсу булсам да, шатлыктан ташып торсам да, мин җырлыйм, шигырьләр язам," – дип сөйләде ул.
Аннары, горурлык белән өстәп куйды:
"Ирем Алексей армиягә киткәнче дә, хезмәтеннән кайткач та туган авылыбыз Әхмәттә эшли. Элек безнең колхоз "Якты Йолдыз" дип атала иде, хәзер исә ООО "Агросила". Ул анда прицеплы Камаз машинасын йөртә".
Бу гаилә - тырыш хезмәт белән көн күргән, яхшылык кылырга омтылган, башкаларга карата игътибарлы булган үрнәк гаилә. Авылдашлары аларга зур хөрмәт белән карый. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, районда уздырылган бәйрәмдә, аларга лаеклы рәвештә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Бу гаилә үзенең тормыш юлы белән башкаларга үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев