Покрау – керәшеннәрнең олы бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм көзге уңышларны җыеп, бакча эшләре тәмамлангач үткәрелә.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында «Покрау утырмасы»на җыелганнар.
«Утырмага килүчеләр тәмле күчтәнәчләр белән кунакка килде. Покрау белән бәйле йола-гадәтләр, төрле сынамышлар турында әүвәлгеләрнең истәлекләрен искә төшердек. Покрау көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булды. Ул көнне авылның һәр йортында кишер, кабак, кәбестә пироглары пешә. Мичтән яңа чыккан пирогларның тәмен бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел иде», дип сөйли иде безгә әби диде Рая. Покрау кичләрендә кызлар, җырлый-җырлый, бер лампа уты астында чигү чиккәннәр, дип искә алды Альмира. Бәйрәм киче покрау пироглары белән сыйланып һәм хуш исле чәйләр эчеп бик күңелле үтте», – дип язды мәлкәнлеләр.
Мөслим районының Яңа Усы авылында бәйрәм уңаеннан фольклор кич оештырганнар. Һәр килүче кеше пирог пешереп алып килгән. Уеннар уйнап, җырлап, биеп, тәмле пироглар белән чәй эчеп аралашып утырганнар.
Кукмара районының Село-Чура авылында Покрау көнне иртән чиркәүдә келәү булган.
«Кичке якта авылның волонтерлары СВОдагы егетләргә шифалы үләннәрдән чәйләр ясадык. Авылның түтиләре үзләре белән көзге уңышлардан әзерләнгән тәмле ризыклар да алып килгән иделәр. Соңыннан, бергәләп Покрау сыйлары белән чәй эчтек», – дип язды село-чуралылар.
Фотолар авыл мәдәният йортларыннан
Нет комментариев