Авылларда Питрәү бәйрәменә әзерлек эшләре киң колач алды
Хәбәрләр

Авылларда Питрәү бәйрәменә әзерлек эшләре киң колач алды

Зәй районының Югары Баграж авылында да Питрау бәйрәменә ныклап әзерләнәләр.

Питрәү бәйрәме җитә! Авылларда – печән өсте, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә, табигать яңа көч белән сулыш ала. Питрау – ул табигать белән кеше арасындагы гармонияне, җир белән күк арасындагы бәйләнешне тою вакыты. Бу көнне йола-гадәтләрне искә төшереп, өлкәннәрнең хәтерен зурлап, яшь буынга үрнәк күрсәтү мөһим.

Зәй районының Югары Баграж авылында башта юл буендагы агачларны агартып, тирә-якны матурлап куйганнар.

“Әлбәттә, шактый арыдык, әмма эшләгән эшнең нәтиҗәсен күргәч, күңелләр күтәрелеп китте. Тирә-якның ямьләнеп, бәйрәмчә балкып торуы безгә көч өстәде. Аннары авыл урамнарын тәртипкә китерүгә керештек: чүп-чарны җыештырдык, үләннәрне чаптык. Һәркем үзенең өлешен кертте, бердәм көч белән эшләгәнгә, эш тиз барды. Кичкә таба авыл күз явын алырлык чиста булды. Ә бу бит әле башы гына. Алда мәдәният йортында репетицияләр, бәйрәм табыны әзерләү, кунакларны каршылау кебек күп эшләр көтә. Ләкин без бернәрсәдән дә курыкмыйбыз, чөнки Питрау – ул безнең өчен олы бәйрәм”, – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Гөлия  Бутакова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев