Авылларда Элҗенне билгеләп үттеләр
Элҗен - керәшеннәрдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе
Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Бәла-казалар килмәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан:
«Әлеге көннең үзенә генә хас традицияләре бар. Яшь бәрәңге ашап карадык. Табын әзерләп кич утырырга тирә-күршеләрне чакырдык. Бакчалардагы мул уңыш белән күрше-тирәләрне дә сыйладык – матур йолаларның берсе ул. Җырлап-биеп, уеннар уйнап күңел ачтык», – дип яздылар.

Минзәлә районындагы Түбән Юшадыдан да:
«Без авылдашлар белән бу көнне бик матур билгеләп үттек, яшь бәрәңге ашадык, бергәләп күңел ачтык. Васильевлар гаиләсен бәйрәм белән котладык, аларга сәламәтлек, яңа йорт төзелешендә уңышлар теләдек, шулай ук, гаилә башлыгы Иванны туган көне белән тәбрикләдек. Җыелучылар барысы да җирдә тизрәк тынычлык һәм иминлек урнашуын теләделәр»,– дип хәбәр иттеләр.
Сарманның Ләке авылында да бәйрәм ясаганнар. Җыелышып бәрәңге, җиләк-җимеш ашаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев