«Җәшнә, кояш, җалтыра» талантларыбызны барлады
26 мартта, Җырчы Җәкәү җортында Я.Емельянов исемендәге III “Җәшнә, кояш, җалтыра” (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды.
Конкурс-фестиваль күренекле агартучы, беренче керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 176 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Фестиваль ел да Яков Емельяновның әдәби мирасын халыкка җиткерү, башкару осталыгын үстерү, автор башкаручыларны, талантлы үзешчән-шагыйрьләрне ачыклау максатыннан уздырыла.
Гала-концертны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артём Пискунов алып барды. Ул бу конкурсның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, ике турда үткәрелүе хакында искәртте.
“Быел барлыгы 79 гариза булды, шуларның 76сы конкурс шартларына туры килә дип, табылды. Конкурста ктанашучылар «Автор-башкаручы. Шигырь», «Автор-башкаручы. Җыр», «Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинацияләрендә көч сынашты. 30ы финалга чыкты”, – дип сөйләде Артём Олегович.
Гала-концертта Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев, Татарстан Язучылар Союзы члены шагыйрә Луиза Янсуар, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова да катнашты.
Людмила Белоусова:
“Әлеге конкурсны “кушылучылар булырмы” дип, куркып кына башлаган идек, катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Кухняда гына җырлап, мендәр астында гына шигырь язучы карендәшләребез бик күп безнең. Алар – халык талантлары, чын байлык! Ул кешеләргә игътибар гына җитеп бетмәгән икән. Әле дә аларның әрсезрәкләре генә катнаша, оялчаннары һаман да өендә утыра. Безнең максатыбыз – аларны да күтәрү, дөньяга чыгару. Без – җырчыларга, шагыйрь-язучыларга бай халык. Асыл затыбыз – өченче китабы укучыларга барып ирешкән Георгий Ибушевны язучылар берлегенә кабул иттеләр, Тукай премиясенә кандидат итеп күрсәттеләр, карендәшебез Зинаида Захарованың да китаплары чыгып тора. Шуңа күрә, уңышларыбыз бар, алга барабыз, дип әйтә алабыз. Туган телебезне, поэзиябезне, мирасыбызны саклау буенча зур эш алып барабыз. Бүгенге конкурсның хөрмәтле жюри членнары – халкыбыз өчен янып яшәүче күренекле шәхесләребез. Алар һәр конкурсантыбызны зур игътибар белән тыңлап, күзәтеп бардылар”, – дип әйтеп үтте.
Җиңүчеләрне составында фольклорчы, галим Геннадий Макаров, Я.Емельянов мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, шагыйрә Луиза Янсуар (Шарова) булган жюри билгеләгән иде. Гала-концерт барышында алар җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.Гран-прины Зәйдән Аяз Галиуллин яулады. “Туганайлар” редакциясенең махсус бүләгенә Елизавета Сергеева (Казан), Ләйсән Рахманова (Лениногорск), Андрей Кузнецов (Зәй) лаек булды. Жюриның махсус бүләге Савелий Пугачёв (Казан), Юлия Демидова (Теләче), Данил Дмитриев (Кукмара), Елизавета Сергеева (Казан), Ләйсән Рахманова (Лениногорск) ия булдылар.
Кичәдә җиңүчеләр чыгыш ясады һәм Григорий Ибушев, Роберт Андреев, Артем Пискунов үзләренең матур җырлары белән халыкны сөендерде.
Луиза Янсуар әлеге конкурста табигыйлеккә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклап узды.
“Безнең катнашучылар арасында бик күңелле, олпат кешеләр, хәтта профессионаллар да бар. Иң беренче, кешедә теләк булырга тиеш. Балаларыбызның яшьнәп-күкрәп мондый чараларга кушылуы – олы сөенеч. Алар үзләренең безнең хөрмәтле кешеләргә алмаш булып үсеп килүләрен күрсәттеләр. Укытучыларына, әти-әниләренә дә зур рәхмәт. Шул ук вакытта, әзерләүчеләр, халык күңеленә тизрәк үтеп керер дип, драматизмга, пафоска артык басым ясамасыннар иде. Ләкин һәр әсәрнең үзенең табигый эчке агышы бар, моны онытмаска иде. Артистизм ул табигыйлыкны онытып кычкыру дигән сүз түгел”, – диде шагыйрә карендәшебез.
“Җәшнә, кояш, җалтыра” фестивале озын гомерле булсын, киләчәктә дә талантлы карендәшләребезне барлап, аларның иҗатларын үстерүдә зур этәргеч булсын, дигән теләктә калабыз.
«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең җиңүчеләре билгеле (тулы список)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев