Артист Аграфена Васильева яшь парлар өйләнешкәндә башкарыла торган элгәреге йолалар турында сөйләде
Аграфена Васильева — артист, алып баручы, тамада. Шул ук вакытта ул күрәзәче, дәвалаучы да. Элгәре вакытларда гаилә корганда, бала еласа башкарыла торган йолалар белән таныштырды.
Гаилә кору өчен элгәре кавыштырасы парларның нәселен тикшергәннәр. Тәртипле нәселме, эшчәнме, ышанычлымы... Шуннан соң гына яучы җибәреп, кыз сөйләшү йоласын башкарганнар.
Өйләнешәсе парларга елга буена барып, мунча себеркесе әзерләгәннәр. Аның да үз йоласы бар: бер төптән үскән ике каен агачының яфраклы ботакларын сындырып, бер-берсенә куша-куша, себерке бәйләгәннәр.
Мунчага кергәч, килен аны үз кулы белән, «бергә-парлы булыйк, таза-сау, озын гомерле булыйк» дип пешекли. Аннан үзе чиккән бистәргә башта үзенең парлы мунчада тирләгән тәнен сөртеп ала да, иренә сөртенергә бирә. Бу ырым ире читкә китмәсен дип эшләнелә. Питрауда кавышкан парлар бик күп.
Шаярып кына башланган эш булса да, «пар табасым килә», «димләгез, таныштырыгыз әле» дип килүчеләр күп. Аларның кайберләре өйләнешеп рәхмәтләрен әйтә, арада «син генә таныштырдың» дип ачуланучылары да юк түгел.
Яшь парлар кавышкач, бәбиләр туа бит инде. Ә баланы үстерү өчен кайбер вакытта табигать көчләренә дә мөрәҗәгать итми булмый. Бигрәк тә бала елак булса, күз тисә, элгәредән килгән им-томнарның ярдәме тия.
Иң беренче, Качманудан калган су алына, аңа чиста четверг көнне аруландырылган тоз, шуннан соң, шулай ук, чиста четверг көнне учак яккач калган көлне алып, Атаның, Улның, Святый тынның исеменә «амин» дип салалар. Бәрмәнчек көнне алынган песиле тал ботагы белән дә, балаларны күз тиюдән имләп дәвалыйлар. Әлбәттә, бу вакытта тиешле иман да укыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев