Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Апрель аенда бакча эшләре

Апрель аена да аяк бастык. Тиздән, бакчада кызу эш чоры башланачак.

  • Кар эреп беткәннән соң, көздән утыртылган суган һәм сарымсак өсләренә ябылган япманы ачарга онытмагыз.
  • Агачлардагы көздән калган җимешләрне дә коеп төшерергә кирәк булыр, чөнки алар җимеш череге яки монилиоз кебек авыру чыганаклары булып тора. 
  • Апрельдә алмагач, груша, слива, чияне утырта аласыз. Җир яхшы җилләп өлгерсен өчен, чокырларны агачлар утыртуга ике атна кала казып куялар. Һәр чокырга ике-өч чиләк черемә яки таркалган торф-тирес компосты салыгыз. Минераль ашламалар кертергә кирәкми. 
  • Роза чәчәкләрен, виноградны, җиләк өсләрен ачыгыз, югыйсә, алар чери башларга мөмкин. Розаларны ачканда, аларны игътибар белән карагыз һәм, тимгелле урыннар күрсәгез, андый ботакларны сәламәт урынга кадәр кисегез. 
  • Суган орлыгын да утыртуга апрельдә әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлык — якынча 2 см, әгәр ул эрерәк булса, яшел кыякка китәчәк. 
  • Туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый.
  • Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерүче кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев