Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәмәгать транспортында онытылган әйберләрне саклау кагыйдәләре үзгәрә

2026 елның сентябреннән Россиядә автобусларда һәм шәһәр җир өсте электр транспортында онытылып калган әйберләр һәм багажга кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк.

Документ нигезендә, онытылган әйберләр табылган көннән алып 24 сәгать бушлай сакланырга тиеш. Шул вакыттан артык саклау өчен ташучы билгеләгән түләү алына.

Алынган мәгълүматларга караганда, транспортта яки автовокзал территориясендә онытылган әйберләрне тапкан затлар бу хакта кондукторга, машина йөртүчегә яки вәкаләтле вазифаи затка хәбәр итәргә тиеш. Кондуктор яки машина йөртүче табылган әйберне автовокзал яки ташучының вазифаи затына саклауга тәфсилле тасвирлама белән расписка белән тапшыра.

Әгәр шәһәрара юлда пассажир маршрутның арадаш пунктында әйберләрен онытканлыгын белсә, ул транспорт чарасы туктала торган теләсә кайсы автовокзал яки автостанциянең кизү тору бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев