Әлмәт шәһәрендә «Ак чәчәк» хәйрия ярминкәсе булды
«Ак чәчәк» ярминкәсе Әлмәттә дүртенче елын уздырылды.
Ярминкә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий бәхиллеге белән уздырылды. Ул Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборындагы литуригиядән соң, Собор мәйданында булды.
Әлмәт шәһәрендә дүртенче мәртәбә оештырылган «Ак чәчәк» хәйрия ярминкәсендә Әлмәт епархиясенең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев, ключарь иерей Олег Чугунов, епархиянең шәфкать туташлары, Әлмәт православие гимназиясе педагоглары һәм анда белем алучылар, православие динендәге яшьләр, шәһәр халкы һәм башкалар катнашты.

Ярминкәгә, Сарман районының Ләке чиркәве прихожаннары буларак, Лидия Карпова һәм аның туганы Роза Маракина да барды. Ярминкәдә бу карендәшләребезнең кул эше – бәйләгән әйберләр, курчаклар, чәчәкләр, «йомшак» уенчык, өйдә пешереп алып килгән камыр ашлары куелган өстәл янына килүчеләр, күңелләренә ошаган әйберләрне сатып алучылар аз булмады.

Билгеле булганча, «Ак чәчәк» — хәйрия ярминкәсе, анда җыелган акча сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә тотыла. «Ак чәчәк»нең тарихы XX гасыр башына барып тоташа. Ул, беренче мәртәбә, 1911 елның язында уздырыла. «Ак чәчәк көне»н патша Николая II хатыны Александра Федоровна оештыра. Патша гаиләсендәгеләр хәйрия ярминкәсе өчен сувенирлар, ак ромашка чәчәкләре ясыйлар. Үпкә чирле кешеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган ул ярминкәгә тиз арада бөтен ил халкы кушыла. Һәр гаиләдә үз куллары белән нәрсә дә булса ясыйлар.
Гасырдан артык вакыт узса да, «Ак чәчәк» хәйрия ярминкәсе үз әһәмиятен югалтмады. «Ак чәчәк» — шәфкатьлелек, кеше хәленә керү, киң күңеллелек билгесе. Ул бердәмлеккә чакыра һәм сәламәтлеге чикле кешеләргә, беренче чиратта, балаларга ярдәм итәргә кирәклеген искәртеп тора.


Әлмәттәге ярминкәдә дә, игелекле эшкә теләктәшлек йөзеннән, прихожаннар һәм волонтерлар халыкка ак кәгазь розалар, балаларга шарлар бүләк иттеләр. «Ак чәчәк» ярминкәсен уздыру максаты — хәйриячелекне җәелдерү, сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү, аларның проблемаларына халык игътибарын тарту. Әлмәт епархиясенең бу игелекле эше православие динендәгеләрне генә түгел, бар халыкны үзенә тарту ягыннан да зур әһәмияткә ия.
Роза Маркина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев