Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алексей Чукуров өчен идеаль кышкы ял – чаңгыда йөрү

Питрәч комплекслы спорт мәктәбе директоры Алексей Чукуров кышкы каникулларын ничек үткәрүе турында сөйләде.

Алексей Иванович актив тормыш рәвеше алып бара. Йөзә, чаңгыда йөри, йөгерә.

«Олы яшьтә булуыбызның куркынычы юк. Без күп нәрсә эшли беләбез. Балалар белән заманча уеннарны да уйнарга, әмма шул ук вакытта, үзебез белгәннәрне дә аларга өйрәтергә кирәк. Кайвакыт үзеңне бала итеп хис итә алу – иң яхшы энергия чыганагы ул», – дип әйтә ул.

Гомерләр үтә-үтә тормышны ныграк аңлый башлыйсың, дип саный Алексей Чукуров. 

«Тәҗрибәне исәпкә алып, бәйрәмнәрдә туклануны да, башкасын да контрольдә тотам. Чама хисен югалтмыйм.

 Иң мөһиме, гаилә традицияләре буенча, вакытны бергәләп файдалы итеп уздыру. Һәрнәрсәдән ләззәт алырга кирәк. Шул ук, фильмнар карау булсын. Күңелегезгә ошаганны эшләгез», – дип искәртә ул.

Алексей Иванович өчен идеаль кышкы ял – чаңгыда йөрү.

«Чаңгыда йөрү – йөгерүгә караганда да яхшырак. Буыннарга һәм умыртка сөягенә  авырлык азрак килә, мускуллар өчен бик шәп тренировка, сулыш органнары өчен дә файдасы зур. Тиз шуарга тырышмагыз, кышкы табигатькә хозурланып йөрегез. Дөрес киенү турында да онытмагыз. Хәзер махсус киемнәрнең ниндие генә юк», – дип киңәшләрен дә бирде ул.

Алга сайты

Фото шәхси архивтан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев