Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алексей Чукуров йөзү буенча республика ярышларында призлы урын алды

Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча «Буыннар элемтәсе» (Связь поколений) республика ярышлары узды.

Ярышны Татарстанның Спорт министрлыгы, «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты оештырды.

Ярышларда өлкән буын (би яки бабай) һәм 14 яшькә кадәрге яшь буын катнашты. Анда Татарстанның  41 муниципаль берәмлегеннән 82 кеше катнашты.

Питрәч районыннан Алексей Чукуров әлеге ярышта катнашып, II урын алды. Бу аның беренче җиңүе генә түгел. Әле җәй айларында гына республика спартакиадасында йөзү буенча I урынны алган иде. Ул спорт белән даими шөгыльләнеп тора, шуңа да, мондый ярышларда катнашырга гел әзер.

62 яшьлек Алексей Иванович Чукуров — уңышлы спортчы гына түгел, үз эшенә бирелгән педагог та. 2012 елдан ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Питрәч спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев