Алексеевскида «Алексеевские перезвоны-2025» фестивале узачак
31 майда Алексеевск район үзәгендә XXIII «Алексеевские перезвоны-2025» фестиваль була.
Быел фестиавль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Ул «Бөек Җиңү – ышаныч һәм рухи көчнең җиңүе» дип аталган исем астында уздырыла.
Кунаклар алдында йөздән артык чаң кагу осталары һәм дини музыка автор-башкаручылары чыгыш ясаячак. Шулай ук, фестивальне карарга килүчеләр рус халык ашлары күргәзмәсендә сыйлана алалар. Биредә хәрби техника экспозициясе, балалар өчен халык уеннары шәһәрчеге, һөнәрчеләр ярминкәсе («Осталар шәһәре») эшлиячәк.
Балалар өчен керамика, агачка уеп бизәк төшерү, кәрҗин үрү, әйбер туку, чигү һәм башка мастер-класслар оештырыла. Аларны осталар уздырачак. Фестиваль барышында III балалар чаң кагу фестивале – «Алексеевские перезвоны. Дети» үткәреләчәк.
Кичке 20:00дә ачык һавада концерт башлана. Анда «Партизан FM» фолк-төркеме чыгыш ясаячак.
Фестиваль 31 майда, 10.00 сәгатьтә башлана, 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев