Алексеевск районының Зур Полянка авыл җирлегендә балалар да әйләнә-тирә чисталыгы өчен тырыша
Җәйге каникул вакытында Зур Полянка җирлегендә яшәүче кызлар һәм малайлар җәмгыятькә файдалы эш башкара.
Каникуллары башлануга ук, балалар авыл урамнарын матурларга керешкәннәр. Комйаларны буяганар, түтәлләргә матур-матур чәчәкләр утыртканар. Утырткан чәчәкне су сибеп үстерергә, түтәлләрне әледән-әле чүп үләннәреннән чистартырга да кирәк. Юл буйларындагы чүп-чарны да җыярга…
— 14-18 яшьлек балаларны сроклы килешү буенча эшкә алабыз. Алты кыз бер айда эшләде. Аларны озак эшләтмибез — көнгә бер сәгать. Бер айга 5 мең чамасы акча алалар. Бу юлы җиде бала эшли. Әле кичә генә Кр. Баран белән Полянка арасындагы юл читен чүп-чардан чистарттык. Ике авыл арасы — өч чакрым. Эш беткәч, балаларны тәм-том белән сыйладым, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Наталья Александрова. — Шулай ук, эшкә яраклы инвалидларны да квартал саен эшкә алабыз. Аларга да пенсияләренә азмы-күпме өстәмә була.
Җирлектәге көндәлек проблемалар һәм балалар белән бергә эшләүдән тыш, Наталья Ивановнаның әле бу көннәрдә бар вакытын Питрау бәйрәменә әзерлек ала.
— Җөридә Питрау 19ы булгач, ирем Виталий Никитович «бер быел гына калмассың, акча бирәм, оештыр», диде. Хәзер алда шул күңелле мәшәкатьләр — артистлар чакырасы, бүләкләр аласы…
Авыл җирлеге башлыгының ныклы таянычы — ире, фермер Виталий Никитович һәм улы Никита. ГСМ җитмәсә дә, трактор ватылса да ире булыша. Төягечле трактор кирәк булса, анысы белән Никита ярдәмгә килә. Бу уллары, үз гаиләсе белән, районда йорт салырга җыенып йөри икән. Энергетика колледжының I курсын бетергән уллары Матвей да, шулай ук, кызлары да булыша.
Алексеевск районының Зур Полянка, Кызыл Баран һәм Александровканы берләштергән авыл җирлегендә 800гә якын кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы — 2000 еллардан ук фермерлык эше белән шөгыльләнеп, үз фермерлык-крестьян хуҗалыкларын республикада алдынгылар рәтенә чыгарган Наталья Александрова. Ул 2020 елда — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2021 елда Россиянең атказанган фермеры исеменә лаек булган.
2022 елда Наталья Ивановнага шушы авыл җирлеге белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырганнар. Авыл халкына уңай тормыш шартлары тудыру, җирлекне заманча итү өчен тырышучы Наталья Александрова баллаарны да җәмәгать эшенә тарта. Кечкенәдән үк хезмәткә ияләнеп үсүче бу балаларның эше өчен җирлек бюджетыннан азмы-күпме акча да түләнә. Бар нәрсә акчага корылган заманда бала кешесе өчен анысы да шатлык. Әти-әнинең акча бирүе — бернәрсә, үзең эшләп тапканы кадерлерәк, аны саклап тотасың. Үз кул көчләре белән акча эшләүче бу балалар туган җир кадерен белергә, экологияне сакларга да өйрәнеп үсәләр бит…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев