Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Александра Сафина: «Табигать тә үзебез кебек, кәефе гел үзгәреп тора»

Александра Сафина Зәй районының Кабан-Бастрык кызы. Хәзерге вакытта Менделеевск районындагы Тойгуҗа авылында яши.

Кичә бозлавык иде, бүген кар,
Шул уңайдан сезгә сүзем бар.

Ишегалды бозлавык,
Китә аяклар таеп.
Сак йөрергә кирәк булыр,
Юкса китәрсең авып.

Майга чыккач, карлар яуса,
Кышында яңгыр ява.
Берни эшләр чамалар юк,
Безгә күнәргә кала.

Йөрик ипләп, йөрик саграк,
Кул - аяклар сынмасын,
Ә табигать сыный безне,
Эше шулдыр сынасын.

Вакыты җиткәч, кояш чыгар,
Тагын явар карлары.
Карлар эрер, язлар килер.
Булсын шатлык язлары.

Җылы яктан кошлар кайтыр,
Яңгырар шат җырлары.
Тракторлар кырга чыгар,
Гөрләтеп басуларны.

Кыр тутырып иген үсәр,
Мул булсын уңышлары.
Иминлек иңсен дөньяга
Шул булыр шатлыклары.

«Әйе, табигать тә үзебез кебек,"кәефе" гел үзгәреп тора. Я салынып төшкән болытлары белән көзге көнне хәтерләтә, я кинәт кенә үзгәрә дә ялтырап кояш чыга, я тагын җил чыгып ала, кар болытларын куып китерә, дөньяны аклыкка күмә. Табигатькә кеше ничек тә җайлаша, ә кеше кылган явызлыктан котылуы авыр, шуңа күрә кешеләр, халыклар, илләр җайлашып яхшы мөнәсәбәтләрдә булсыннар иде дип телим», – ди Александра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев