Албайдан Оксана Сидорова йөгерү буенча халыкара хәйрия ярышында катнашты
28 июньдә Казанда юристлар арасында, йөгерү буенча, халыкара XII «KAZAN LEGAL RUN — 2025» хәйрия ярышы узды.
Ул Казан янында урнашкан Мирный поселогының чаңгы-биатлон комплексы территориясендә булды. Анда катнашучылар 2,3 километр һәм 3,6 километрлы дистанцияләрдә йөгерделәр.
Legal Run — беренче халыкара хәйрия чарасы. Ул бер һөнәр ияләрен — юристларны, шулай ук, аларның хезмәттәшләрен, дусларын берләштерә. Максаты — «Тормыш бүләк ит» («Подари жизнь» ) хәйрия фонды аша, сәламәтлеге буенча ярдәм кирәк булган кешеләргә булышу.
Әлеге чарада дөньяның төрле шәһәрләрендә уза. Анда Россиядәге һәм чит илләрдәге юридик фирмалар, адвокатлар, компанияләрдәге юридик хезмәттә эшләүчеләр, ВУЗларның юридик факультетлары студентлар һәм педагоглары катнаша.
Әлеге чарада Мамадыш районының Албай авылыннан Оксана Сидорова да катнашкан. Ул Казанда юрист булып эшли.
«Мондый йөгерештә беренче катнашуым. Башта ул июнь башында Ижевск шәһәрендә булды. Анда катнашып, беренче килдем. Казанда 3,6 километр дистанциядә йөгердем. 21 кеше арасыннан финишка беренче булып килдем», — дип язды Оксана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев