Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Албайдан Любовь Мишурина: «Безнең уңышларда мамабыз Аннаның роле бик зур»

Мамадыш районының Албай авылыннан Любовь Мишурина үз гаиләсе турында язды.

— Гаиләнең җитәкчесе дә, башлыгы да, хезмәтчесе дә, үз урынында булырга тиешле кешеләре дә бар. Җәмгыять өчен гаиләнең ныклы булуы мөһим. «Сүзем үз әти-әнием, авылыбызның үрнәк гаиләләреннән берсе — Кирушиннар турында. Бу гаилә Албай авылында 55 ел гомер кичерә, мама Анна Ивановна — Югары Әрнәш кызы, ә папа Михаил Григорьевич — Владимир авылыннан.

Аларны 1954 елны димләп өйләнештерәләр. Ике авыл арасы ерак түгел, кеше бер-берсен белеп яши, «яхшы нәселле кешеләр булуын белгәч, ризалаштым», дип искә алып сөйли мама. 

Гаиләдә төрле вакытлар була, җиңеллек белән бар кыенлыкны җиңгән алар. 56 ел парлы булып яшәделәр. Папабыз 79 яшендә, авырып, бу дөньядан китеп барды, ә мама 94 яшен тутырып балалары тәрбиясендә яшәп ята.

Кирушиннар 4 бала үстерәләр, мал-туар асрап, тырышып яшәделәр. Казан дәүләт университетында югары белем алып, Албай мәктәбендә укыттылар. Икесе дә оста оештыручылар, җырчы-биюче дә. Тарихчы буларак, мәктәп карамагында музей оештыру хыялын тормышка ашырдылар. Авыл, колхоз, мәктәп тарихына кагылышлы экспонатлар туплап, музей ачтылар. Бүгенге көндә киленнәре Елизавета Васильевна аларның бу эшен дәвам итә. Шунысы куанычлы, музей яңа бинага күчте һәм тагын да күбрәк экспонатлар белән тулыландырылды. Мама һәрвакытта да эзләнүдә, әле моннан 5-6 ел элек Владимир авылы өчен дә, белемле кешеләрен туплап, стендларга теркәп куйды.

Дүрт баланың өчесе Албайда яшиләр. Олы кызлары, Алабуга шәһәрендә яшәүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила — Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлап, укытучы булып эшли, озак еллар җитәкче вазыйфаларын башкара. Леонид югары белемле агроном, колхозда баш агроном булды, хәзер мәктәптә химия фәннәрен укыта. Мин — балалар бакчасы җитәкчесе, китапханәче дә. Климентий югары белемле химик-биолог, шул ук вакытта спортсмен, күп кенә уңышлары бар, хәзерге вакытта да ярышларда беренчелекне яулый, 25 елга якын Албай мәктәбен җитәкләде, ә 2025 елнең көзендә ул авыл җирлеге башлыгы булып сайланды. Төп нигездә яшиләр. Бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелышабыз. Ике киленнәре, бер кияүләре дә мактаулы укытучылар. Укытучы Кирушиннар династиясе 2019 елда — Татарстан мәгариф министрының Мактау хатына, 2023 елны райондагы династияләр арасында җиңеп, Татарстан мәгариф министрының Мактау грамотасына һәм 100 000 сумлык сертификатка лаек булды.

Безнең уңышларда маманың роле бик зур. Бүгенге көндә дә бакчачылык белән шөгыльләнә, җиләкләр утырта. Балаларының гаиләләренә, оныкларына сөенеп, авыл кешеләренең уңышларына шатланып яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев