Албай авылы чиркәвендә өмә булган
Ноябрь бәйрәмнәрендә Мамадыш районының Албай авылында чиркәүне төзекләндергәннәр.
Авыларда халык чиркәүләрне карап тора: төзекләндерә, җыештыра, юа. Бу эштән беркем дә читтә калмаска тырыша. Албай авылында да, авыл җирлеге башлыгы Климент Кирушин изге урынны тәртипкә китерү тәкъдиме белән чыккач, халык чиркәүгә өмәгә җыелган.
«Авылыбызның ир-егетләре чиркәүнең түбәсен, стеналарын җылытты. Түбәләре коры тактадан гына торган икән. Аны әле 2-3 көн дәвамында эшләделәр. Барлыгы 60 меңләп акча киткәндер. Спонсорыбыз эшмәкәр Руслан Степанов. Соңыннан, хатын-кызлар эчен җыештырып, юып чыгардык. Бик күп халык килгән иде, күмәкләп башкардык. Эш беткәч, авыл мәктәбе ашханәсендә бергәләп чәй эчтек », – дип язды Албайдан Любовь Мишурина.


Авыл халкының уртак тырышлыгы белән чиркәү кышкы суыкларга әзер дисәң дә була. Һава торышы ничек кенә булса да, келәүләр җылы чиркәүдәге уңайлы шартларда келәүләр уздырылачак.
Любовь Мишурина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев