Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әлбәдәннең почетлы почтальоны Мария Кувшинованы искә алып

Июль аеның икенче якшәмбесендә илебездә әһәмиятле көн – Почта хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Заманча почта бүлекләре хәзер халыкка төрле төр хезмәт күрсәтү үзәгенә әверелде. Алар газета-журналлар тарата, посылкалар илтә, пенсияләр өләшә, хәтта коммуналь түләүләрне дә кабул итә. Хат алышулар һәм матбугатка язылулар кимегән булса да, почта хезмәтенең роле һич тә кимемәде. Совет чорындагы кебек үк, бүген дә почта хезмәткәрләренең эше җаваплы һәм кирәкле.

Бөек Ватан сугышы елларында почта аеруча зур әһәмияткә ия булды. Ул фронттагы якыннары белән элемтә тотуның бердәнбер ысулы иде. Кешеләр хат ташучыны зарыгып көткән, ә почтальон үзе бер психолог ролен дә башкарган, чөнки аларга төрле хәбәрләр җиткерергә туры килгән.

Почта хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте турында сөйләсәң, сүз бетмәс. Питрәч районының Әлбәдән авылында яшәгән Мария Кувшинова да гомерен шушы эшкә багышлаган. 1940 елда туган Мария апа мәктәпне тәмамлагач, колхозда сыер сауган, аннары кладовщик булып эшләгән. 1985 елдан лаеклы ялга чыкканчы почтальон булган. Ул еш кына үзенең гаиләсе, сугышта һәлак булган әтисе турында искә алып авылдашларына сөйли торган булган. Аның ике бертуганы да мәктәптә эшләгән: берсе – директор, икенчесе пионервожатый булган.

Мария 1958 елда авылдашы Петрга кияүгә чыга. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл җирендә эш күп, почтаны да вакытында таратырга кирәк. Шуңа да карамастан, Мария түти беркайчан да зарланмый, үз эшен яратып башкара. Аның исеме күп еллар Рәхмәт тактасында тора. Балалары үсеп җиткәч, аңа булыша башлыйлар. Аның  почта тарата торган зур сумкасы хәзер дә саклана.

«Аның зур почта сумкасын күтәреп йөрүе, елмаеп исәнләшеп керүе беркайчан да күз алдымнан китми. Мария түти бик киң күңелле, беркайчан зарланмый торган кеше иде. Авылда узган чараларда катнашып, халыкның күңелен күтәрергә ярата иде», – дип искә ала Әлбәдән авылыннан Александр Козлов.

Мария түти белән Петр дәдәй 33 ел бергә тату гомер итәләр. Петр дәдәй – 1991 елны 65 яшендә, ә Мария түти 2023 елны 83 яшендә мәңгелеккә күчәләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев