Әлбәдәндә Бөтенроссия VII тарихи реконструкция фестивале уздырылды
«Әлбәдән-2025» фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Әлбәдән керәшене, Брест крепосте каһарманы, Советлар Союзы Герое майор Пётр Гавриловның тууына 125 ел тулуга багышланган иде.
Гавриловның туган авылы Әлбәдәндәге фестивальне ачу тантанасында Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов чыгыш ясап:
— Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Бу фестиваль халыкның Бөек Ватан сугышындагы каһарманнарча батырлыгы турында сөйли, ул буыннар арасындагы элемтәне ныгыта. Пётр Гаврилов — какшамас ышанычка, рухи көчкә һәм ныклы холыкка ия кеше. Чын герой шундый сыйфатларга ия булырга тиеш тә. Җиңү яулаган буын эшен дәвам итеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге сугышчылар илебез иминлеген тәэмин итә. Араларында үз хезмәтен лаеклы рәвештә башкаручы Питрәч егетләре дә аз түгел, — дип сөйләде.

Питрәч башлыгы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә рәхмәт белдерде. Россия Герое, хәзерге вакытта махсус операция зонасында хәрби бурыч үтәүче Иван Додосовны аерым телгә алып, аның фестивальгә килгән гаиләсенә рәхмәт җиткерде.
Башта райондагы «Әлбәдән» хәрби уеннары буларак башланган бу фестиваль тиз арада Россия күләмендәге зур патриотик чарага әйләнде. Сугыш вакыйгаларын шул чорга туры китереп, тормыштагыча реконструкцияләүдә илебез төбәкләрендәге хәрби клубларның реконструкторлары катнаша. Быел ул 14 меңнән артык тамашачыны үзенә җыйды. Ә оештырыла башлаган вакыттан алып, фестивальне барлыгы 60 меңнән артык кеше күргән. Шул еллар эчендә «Әлбәдән» фестивале илнең иң яхшы тарихи вакыйгасы булып танылып, халыкара «Russian Event Awards» премиясенә лаек була.


Быел тамашачы өч реконструкция белән танышты: Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләрен чагылдырган «Вторжение»; Брест крепосте оборонасына багышланган «Я — крепость, веду бой»; Кёнигсберг шәһәре янындагы сугышны күзаллау мөмкинлеге биргән «У стен Кёнигсберга». Һәр елдагыча, Россия белән берәттән, чит илләрдән дә килгән конструкторлар катнашты. Быел алар моңа кадәр булмаганча күп иде — 390 кеше. Конструкторларның өсләренә кигән хәрби киемнәреннән алып, сугыш чоры кораллары, шул вакыттан калган хәрби техника ярдәмендә, ул еллар чынбарлыгын күрде җыелган халык.
Сугыш вакыйгалары күрсәтелгән төп мәйданнан читтә төрле күргәзмәләр урын алган, мастер-класслар оештырылган иде. Биредә Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең хәрби киемнәр күргәзмәсе эшләде. Сугыш елларындагы элемтә чараларын, шул замандагы телефон аппартларын да күрергә була иде. «Ретромобиль» коллекциясе дә урын алган.

Махсус тирда ату осталыгын сынап караучылар да аз булмагандыр. Тирдагы хәзерге вакытта сирәк корал үрнәкләреннән саналган «Наган» револьверы, ТТ, «Люгер» пистолетлары, МР-40 пистолет-пулемёты — Саратов өлкәсенең «Последний резерв» хәрби-тарихи клубыныкы.
Олыраклар сугыш чоры биюләре буенча оештырылган мастер-класска тартылса, үсмерләрне «Арт-патриотизм» мәйданчыгы үзенә җыйды. Алар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-ярак ясадылар. Исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, открыкалар да ясадылар. Дошманнан саклану өчен маскировка челтәрләре үрделәр, Шулай ук, инструкторлар ярдәмендә, «Яшь сугышчы курсы»н үтүчеләре дә булды. Алар коралдан атарга, граната ыргытырга, сапёр хезмәте серләренә өйрәнделәр.
Махсус хәрби операциягә дә быел аерым игътибар бирелгән иде. Фестиваль тарихында беренче мәртәбә буларак, Питрәч егете, Россия Герое Иван Додосовка багышланган күргәзмә дә оештырылган.

Россиянең халык артисты Олег Газмановның «Әлбәдән-2025»тәге концерты да махсус хәрби операциядәгелргә багышланган иде. Ул «Офицеры», «Русский мир», «Вперед, Россия!» кебек патриотик җырлар башкарды.
Бу фестиваль илебезнең дәүләткүләм «Яшьләр һәм балалар» проектын тормышка ашыру максатыннан уздырылды. Ул Татарстан хөкүмәте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды, «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә, Питрәч районы башкарма комитеты,
Казанның «Витязь» хәрби-тарихи клубы тарафыннан оештырылган иде.
«Әлбәдән-2025» халыкның рухын ныгыту, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләү ягыннан, бу елның зур әһәмияткә ия вакыйгасы булды.

Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев