Питрәч районының Әлбәдән авылында Покрау бәйрәме алдыннан үлеләрне искә алганнар.
11 октябрьдә күп якларда зиратларга бардылар, быел бу көн – Покрау алдыннан үлеләрне искә ала торган көн. Покрау пируглары пешерделәр.
11 октябрь көнне Әлбәдән авылының зираты янындагы часовнясында да келәү узган.
“Келәүне отец Геннадий Сизов уздырды. Службага күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Халык җазык әйтеп, өлеш алды. Мондый келәү безнең авылда икенче тапкыр гына уздырылды әле. Шулай традициягә кереп калыр дип өметләнәбез, – дип сөйләде авылдашлары Александр Козлов. – Кешеләр бик канәгать калдылар. Кайбер мәрхүмнәрне бөтенләй искә алучы кеше юк, туганнары һәм якыннары калмаган. Мәңгелеккә күчкәннәрне онытмасак иде”


Александр Козлов фотолары.
Нет комментариев