Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алан-Полянда яшәүче Марина Елисеева йортының ишегалдында музей ясаган

Чыгышы белән Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысыннан булган Марина озак еллардан бирле башлангыч класслар укытучысы булып эшли.

Хәзерге вакытта Марина Елисеева Алан-Полянда яши. Озак еллар укытучы булып эшли. Ләкин аның тормышында укытудан тыш тагын зур урын алып торган бер мавыгу бар – ул да булса, үткән заман көнкүреш әйберләрен җыю һәм саклау.

Марина Робертовнаның үзе әйтүенчә, яшьлек еллары, авыл тормышы хәтердә ешрак яңара башлагач, ул шушы истәлекләрне берләштерергә уйлый. Баштарак өйдәге кызыклы экспонатларны башка музейларга да биргәләгән булса, соңрак үзенең шәхси коллекциясен булдыру теләге туа. Гомер буе балта остасы булган әтисенең агачтан ясалган инструментлары, әнисенең җылы кулы тигән самавыр, үтүк, иләк кебек әйберләрне читкә бирәсе килми. Шулай итеп, ишегалдында үзенчәлекле музей төзелә башлый.

Марина Елисееваның музее – ул совет чоры әйберләре тупланмасы. Музей хуҗасының төп максаты – шул чорда яшәгәннәрне үткәннәргә алып кайту, ә хәзерге заман балаларына ул чакта кешеләрнең ничек яшәгәнен аңлату, күрсәтү.

«Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең элек ничек яшәгәнлекләрен белергә тиешләр», – ди укытучы Марина.

Музейга килгән кешеләр бигрәк тә иске акчаларны, кер юу һәм санау җайланмаларын кызыксынып карыйлар икән. Экспонатларны кую өчен стеллажларны Маринаның ире Егор ясый. Җәен бу йортка килгән кеше ишегалдының шау чәчәктә булуына да игътибар итми калмыйдыр. Әнә шундый уңган-булган кешеләр яши Алан-Полянда.

Марина Елисееваның музее – гади генә әйберләр тупланмасы түгел, ә тарихны, йола-гадәтләрне, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы һәм киләчәккә тапшыручы бер күпер. 

Фотода әтисенең 1965 елны үз кулы белән ясаган шкафы.

Марина Елисеева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев