Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алан авылыннан Роза Мусинаның әнисе турында истәлеге

Роза Мусина Сарман районының Алан авылында яши.

Көннәр бик коры, суык тора. Әйтерсең табигать тә үлем белән көрәшә. Үзәк өзгеч салкын кыш. Һава температурасы 40 градустан да түбән тәгәрәде. Авыл халкы өчен дә зур сынау булды ул ел. Кышкы суык алган алмагачлар язын чәчәккә бөреләнмәде...

1978 елның азагы... Без балалар Яңа елны түземсезләнеп көтәбез. Инде дәдәй урманнан чыршы да алып кайткан. Без аны бизибез. Чыршы уенчыклары, алар шундый матурлар: лимон формасында, озын җепкә киертелгән пыяла төймәләр, куяннар, керпеләр – бик күп, төрле-төрле уенчыклар. Ёлка уенчыкларын ел әйләнәсендә кадерләп саклыйбыз. Чыршы исе бөтен өйгә таралган. Кичләрен күңел ниндидер серле тынлыкка күмелә. Күңел өмет белән тулы, ул тик әнинең терелүен көтә

Безнең гаиләгә, минем сабый күңелемә 1979 ел башы сынауларның йөрәккә яра булып уелырдай авырын әзерләгән икән.

Минем сабый күңелем үзенә урын таба алмый, башта йөз төрле сорау. Ник миңа “әниең үлә”, диләр. Ничек ярдәм итәргә? Их, әнине терелтә торган даруны табарга иде ул...

Әнинең хәле көннән-көн начарлана. Инде тәнендә төзәлмас яралар барлыкка килде. Сигезенче аен үлем белән көрәшә. Юк, сүнмәде өмет. Йокларга яткач, юрган астында теләк телим. Әнигә терелү сорыйм Ходайдан. Бер туктамый кабатлыйм. Өйдә шундый матур ашъяулык бар, жимешләр төшкән. Әни шуларны ашаса терелер төсле тоела. Ул минем әни каршында үтәлмәгән бурыч булып калды...

Әти эндәшә: “Кызлар, өйдә ярма, юк. Авыл кибетендә дә юк. Әниегезнен хәле начарлана, күрше авылга барырга кирәк булыр (безнең авылда үлене күмгәч тары ярмасыннан ботка пешерү гадәте бар, ул чагында мин әле моны белми идем).

Күрше Дружба авылы безнең Ләкедән бер чакрым чамасыдыр. Апа белән киттек. Көн салкын, чана эзе дә юк, ичмаса. Сөйләшә-сөйләшә, әкрен генә килеп життек. Кибеттә тары ярмасы барын ишеткәч, сөендек инде. Кибетче апа безне ашатып-эчертеп, ярмаларны үлчәп, озатып жибәрде.

Кире авылга кайтканда көн кичкә авышты. Авыл утлары күренә. Алдыбызда ниндидер кара шәүлә шәйләнде. Җигүле ат булып чыкты, чанадагы кеше “т-р-р”, дип атны туктатты. Дәдәй икән, безне югалтканнар да, каршы алырга чыккан. Шулай да атка утыргач, дәдәй апаның колагына нидер пышылдады. Капка төбенә кайтып житкәч “әни үлде” дип миңа да әйттеләр. Мин өйгә кергәндә әнине матур итеп юып салганнар иде. Юк, йокламадым мин ул төнне, мич артында мышык-мышык елап утырдым.

Авылда иман укучы Батыр Анна түтине алып килделәр. Җырлый-җырлый, шундый үзәкне өзәрлек итеп укыды: “Святый Алла, Святый Кодрәтле, Святый Үлемсез, безне җарлыка...”.

Иртәнге бишләр тирәсендә кеше таралды, әни белән икәү генә калдык. Их, бу аерылулар, ничек түзәргә, каян көч алырга? Әнине сыйпыйсым килеп, әнинең битенә кагылдым. Кулым сап-салкын бозга кагылгандай булды. Өзелде өметем, өзелде....

Әнине соңгы юлга озатырга авылдашлар, күрше-күлән җыелды. Ә урамда үзәк өзгеч салкын. Олылар бер-берсе белән киңәшләшкәннән соң, инде безгә балаларга өйдә калырга куштылар. Мин ризалашмадым. Аякта – итек, тоймадым мин ул салкынны, битем дә өшемәде, нәни бармакларым да туңмады, нигәдер җылы иде миңа ул көнне. Соңгы тапкыр әнигә карап, хушлаштык, мәңгегә. Әнине югалту төзәлә алмаслык мәңгелек йөрәк ярасына әйләнде.

10 январь, иң изге көннәрдә, Ходаебыз Иисус Христосның тууына өченче көнне әнине жир куенына тапшырдык. Ә менә Иисус Христос туган 7 январьнең христиан динендә зур бәйрәме икәнен белми үстем. Миңа аны нигәдер сөйләүче булмады.

Бик шат күңелле, йомшак, гади дә, кызык сүзле дә иде әни. Киенеп-ясанып күршеләрнең күңелен дә күрә белә иде. Җырлап җибәрә иде рус җырларын. Бик күңелле иде өйдә. Алган киемгә дә чын йөрәктән сөенә белә иде алар. Казаннан тутасы кайтса, балалар кебек шаяралар иде, рәхәтләнеп көләләр. Әйтеп бетергесез эчкерсез яртау, туганлык сакланды әниебез белән тутасы арасында. Күрше түиләр дә бик моңайдылар, әнине еш сагынып, искә алалар иде...

Әни озак еллар күңелемнән китмәде, гел уемда яшәде, йөрәгемдәге яра олы ташка әйләнде. Бик кимсенеп, ямансулап йөри-йөри, ялгыз кыр чәчәгенә әверелдем. Ялгыз кыр чәчәгенә...

Җырларга бик ярата идем, кайда җырласам да, бигрәк тә авыл клубында, кап-кара бөдрә чәчемне таратып, “Мәтрүшкәләр”не җырлап, бөтен авыл халкын елата идем. Ул вакытта авылдашларым безнең гаилә өчен, бигрәк тә биш бала белән япа-ялгыз утырып калган әтине кызганып, борчылып, эчтән генә утта яндылар инде.

Озак елларга барган газапларым чын сөюгә әйләнде – Ходай каршына килгәч... Чын бәхетле кеше икәнемне инде чәчләремә чал кергәч кенә аңладым. Туган авылымның урамнары, болыннары, иген басулары, чишмәләре минем жанымда, мәңге сүнмәс-сүрелмәс ярату булып саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев