Алабуга керәшеннәре Питрау алдыннан өмә ясаганнар
Алабуга районының Олы Шүрнәк җирлеге башлыгы Николай Мельников авылларда Питрауга әзерлек турында сөйләде.
Олы Шүрнәк җирлегендә яшәүчеләр Питрауга әзерләнә. Әлеге җирлеккә Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк (Шүрнәкбашы), Үмәк авыллары һәм "Красная горка" поселогы керә.
Җирле халык Үмәк авылы зиратында зур өмә уздырган. Бу зиратта Үмәк, Олы Шүрнәк, Куклюк, Черкас авыллары кешеләре җирләнгән. Ел саен Питрау алдыннан зиратны тәртипкә китерү матур гадәткә әйләнгән. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыештырып, төзекләндерү таләп ителгән урыннарны караштырган. Җыелган чүпне шәһәрдән махсус чакыртылган машинага төяп озатканнар. Өмәдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр актив катнашкан, авыл халкы да читтә калмаган.
Зираттагы өмәдән соң, чиркәүне юып-җыештырып, келәүгә әзерләгәннәр. Николай Мельников сүзләренә караганда, авыл халкы бәйрәм алдыннан рухи яктан да ныгырга тырыша. Һәркем үзенең көченнән килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Кемдер зиратта чүп җыя, кемдер чиркәүне чистарта, ә кайберәүләр исә бәйрәм табыны өчен ризык әзерләү белән мәшгуль. Чиркәүдәге өмәдә хатын-кызлар катнашкан.
«Питрау алдыннан җомга көнне кич келәү булачак, ә шимбә көнне Чаллыдан епископ килеп, зур келәү уздырачак. Әлеге чарага җирле халык кына түгел, тирә-як авыллардан да кунаклар көтелә», – дип хәбәр итте Олы Шүрнәк җирлеге башлыгы Николай Мельников.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев