«Әкрен генә, ипләп кенә»: 2025 елның хәтер сандыгы
2025 елда керәшен дөньясында истә калырлык яңалыклар, үзгәрешләр шактый булды. Ул вакыйгаларның иң әһәмиятлеләрен барладык.
Январь
— Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев Татарстан язучылар союзына кабул ителде.
Февраль
— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә I Бөтендөнья, Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан карендәшләргә багышланган «Батырлык. Горурлык. Дан» күргәзмәсе ачылды. Анда 30ының фотосы һәм алар турындагы мәгълүмат урын алды.
Март
— Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы члены, гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән Илья Михайлов белән хушлаштык.
— «Туганайлар» газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә III керәшен марафоны оештырды. Марафонда 55 кеше катнашты.
— Казан шәһәре керәшен оешмасы үзенең 35 еллыгын зурлап бәйрәм итте.
— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Григорьев-Саврушевскийның тууына 150 ел тулу уңаеннан, «Д. Саврушевскийның әдәби мирасы: тарих һәм бүгенгебез» темасына «түгәрәк өстәл» уздырылды.
— Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың 65 яшьлек юбилее уңаеннан кичә булды.
Апрель
— Григорий Родионов исемендәге V төбәкара «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре» фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Ул Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Казан шәһәре керәшеннәр оешмасы ярдәмендә уздырылды.
— Түбән Каманың Нариман авылында районкүләм Олы көн бәйрәме һәм авылның 100 еллыгы уздырылды.
— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә беренче тапкыр «Яңгыра, борынгы гөслә» фестивале узды. Проект авторы — фольклорчы, галим Геннадий Макаров.
Май
— Керәшен яшьләренең V форумы узды. Татарстан районнарыннан, чит төбәкләрдән 50дән артык делегат килде. Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе итеп Игорь Шрыков сайланды.
— Республика журналистларының «Бәллүр каләм» конкурсы Гран-приена Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов ия булды.
Июнь
— Зәй районының Югары Баграж авылында Изге Троица чиркәвенә кач куелды һәм чаңнар аруландырылды.
Июль
— Мамадыш районының Җөри авылында 27нче тапкыр республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме гөрләде. Анда 50 меңнән артык кунак, Татарстан, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән фольклор коллективлар чыгыш ясады. Питрауда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Кряшен Чибяре-2025» титулын Ариана Кадыйрова яулады.
— «Бәрмәнчек» дәүләт фольклоры ансамбле диреткоры вазифаларын башкаручы итеп Юлия Дувалова билгеләнде.
Август
— Керәшен балалары өчен 14нче тапкыр «Айбагыр» этносменасы эшләде. Анда 104 бала ял итте.
— Чистай шәһәрендә төзелә торган өч Изге әтей — Гурий, Варсонофий һәм Герман исемнәренә аталган чиркәүгә качлар һәм куполлар куелды.
Сентябрь
— Кытайда узган «Алтын мәйдан» парад-фестивалендә Менделеевскидан «Туганайлар» керәшен халык җыр һәм бию ансамбле катнашты.
— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшеннәрнең милли традицион киеме. Этнографик материаллар белән эшләү алымы» дигән темага фәнни-гамәли семинар булды. Семинар спикеры — Юлия Әхмәтҗанова. Анда Татарстанның төрле районнарыннан җыелган фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, милли кием белән кызыксынучылар, шулай ук, Чиләбе өлкәсеннән килгән белгечләр катнашты.
Октябрь
— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Мин-Җан-Туфрак» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Анда 100дән артык артист катнашты.
— V «Керәшенчә винегрет» концерты узды.
— «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең «Җәшләр җыены» проекты кысаларында «Покрау чыңы» концерты булды.
Ноябрь
— Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Фершампенуаз авылында һәм Кассель поселогында «Арумысез, туганнар?» фестиваль-конкурсы узды. Фершампенуаз авылында «Көньяк Урал нагайбәкләре» өлкә иҗтимагый форумы оештырылды.
— Керәшен культурасының төбәкара VI «Җәмле Җураш буйларында» онлайн-фестивале булды. Гран-при бүләкләренә — солистлар арасында Рима Золотухина (Алабуга шәһәре), коллективлар арасыннан Менделеевск районының җыелма ансамбле лаек булды.
— Туган төбәкне өйрәнүчеләрнең республикакүләм III «Ыру агачы» фәнни конференциясе булды.
— Күренекле шәхес, фронтовик, язучы, журналист, укытучы, репрессия корбаны Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Зәйдә искә алу кичәсе булды.
— Башкортстандагы карендәшләребез ункөнлеге Казанда зур концерт белән тәмамланды.
Декабрь
— Мамадыш районының Владимир авылында яңа төзелгән Александр Невский чиркәвенә купол һәм кач куелды.
— Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең сайлап алу турлары булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев