Җәкәү йортында үз ансамбльләренең отчет концерты булды
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Яңа ел атмосферасына төренгән залында “Әй, без идек” дигән отчет концерты узды.
Концертта мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» һәм «Казансу» фольклор ансамбльләре, шулай ук, үзәккә йөрүче яшь талантлар катнашты.
Узган ел эчендә бу коллективларның иҗат юлында ирешелгән уңышларын һәм сәләтләрен күрсәткән бу тамаша, чын мәгънәсендә, якты бәйрәм булды.
«Бу концерт – безнең уртак шатлыгыбыз һәм горурлыгыбыз. Без тамашачыларга үзәгебездә нинди көчле иҗат потенциалы җыелганлыгын күрсәтергә телибез. Һәр чыгыш – тырышлыкны, талантны һәм сәнгатькә мәхәббәтне күрсәтә», – диде үзәкнең директор урынбасары Ирина Муллина.


Бу сүзләр, чыннан да, концертның рухын һәм анда катнашучыларның күңел халәтен ачык чагылдыра.
Әлеге искиткеч концерт белән тамашачы алдына чыга алу – озак вакытлы әзерлек, остазларның тырышлыгы һәм яшь талантларның сәләтле булуы нәтиҗәсе.

«Казансу» ансамбле, үзенең традицион керәшен җырулары һәм биюләре белән, тамашачыларны элгәреге заманнарга алып китте. Күренекле галимебез, этномузыколог Геннадий Макаровның фольклор экспедицияләрдә язып алып, халыкка таныткан җыруларын да тыңладык.
«Казансу»лар республикабызда яшәүче төрле район керәшеннәренең генә түгел, ә ерак Чиләбе якларында яшәүче нагайбәкләр җыруларын да ишеттерделәр.

«Тумар» коллективы, яңартылган көйләр һәм заманча интерпретацияләр белән, милли сәнгатьнең үсешен күрсәтте.
Балалар, әле беренче елларын гына мәдәни үзәктә шөгыльләнүче Андрей, Арсений һәм Викториянең чыгышлары исә киләчәккә өмет уятты. Аларның энергиясе һәм сәхнәдәге табигыйлеге һәркемне сокландырды.

Концертның беренче өлешендә тамашачыларны, үзләренең бик яратып башкара торган җырлары белән сөендергән ансамбль солистларын да әйтеп үтми булмас. “Казансу”ның ут гармунчысы Татьяна Васильева гына да ни тора! Бармаклары – гармун төймәләрендә, ә үзе җыру суза. Аның моңлануыннан күп кешенең күзләре яшьләнде. Шулай ук, Ольга Саликованың дәртле тавышы, Лилия Зарипованың вальс әйләнеп, биеп җырлавы халыкны җилкендерде.


Ансамбльне оештырып җибәрүчеләрнең берсе булган хөрмәтле түтиебез Мария Семенованың җырларын халык аеруча көткән булып чыкты. Тын да алмый, моң дәрьясына чумып тыңладылар.
Барыбыз да яраткан Римма Иванованың үз ягы – Питрәчнең «Кунак каршылау» җыруы концерттагыларны керәшен туйларында, бәйрәмнәрендә булгандай хис иттерде.


Равилә Гарипова да, Елизавета Ивачёва, Мария Каюкова, «Казансу»ның җитәкчесе Ләйсән Абакаева да күңел кылларын тибрәтерлек җырлар сайлаганнар.
Солистлар барысы да халык артисты исеменә лаек булырлык җырчылар!


Концерт ахырында тамашачыларның алкышлары һәм җылы сүзләре коллективларның эшенә югары бәя бирү булды. Ирина Муллина мәдәни үзәк исеменнән һәр катнашучыга бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Әлбәттә, концерт барышында һәр номерны әйтеп, ансамбльдәгеләр, аларның эшчәнлеге белән таныштырып барган мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгече Павел Александровның да мондый зур концерт оештыруда өлеше зур. Ул әле ансамбльләр чыгыш ясаганда «дәф» дип аталган элгәреге керәшеннәр арасында киң популярлык казанган уен коралында уйнап, бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде ул.

Бу кичә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗади тормышында мөһим бер мизгел булып калачак, ул коллективларының казанышларын гына түгел, ә милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлешләрен дә ассызыклады.
Мондый концерт – коллективларны берләштерә, тамашачыларны милли рухта тәрбияли һәм киләчәккә өмет уята, керәшен мәдәниятенең үсешендә зур роль уйный. Шундый матур, рухландыргыч чараларның дәвамлы булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев