Аида Прокопьева «Айбагыр чибәре» исемен яулады
Хәбәрләр

Аида Прокопьева «Айбагыр чибәре» исемен яулады

Тукай районының Мәләкәс авылы кызы Аида Прокопьева «Айбагыр чибәре - 2026» титулына ия булды.

«Айбагыр» лагереның традицион бәйгесе – «Айбагыр чибәре» конкурсы. Биредә кызларны 3 этапта көч сынашты: визитка, интеллектуаль тур, иҗади номер.

Конкурста 8 кыз катнашты. Катнашучы кызлар төрле номинацияләрдә дә җиңү яуладылар. 

Барлык этапларны да уңышлы узып, Мәләкәс авылыннан Аида Прокопьева «Айбагыр чибәре - 2026» титулына ия булды. 

«Айбагыр Чибяре-2026» 2 урында, «Иң сөйкемле» номинациясендә җиңүче –  Эльза Самойлова,  «Айбагыр Чибяре-2026» 3 урын, «Иң җор телле» номинациясендә җиңүче – Елизавета Димитриева,  «Айбагыр Чибяре-2026» 3 урын, «Иң яхшы җыручы» номинациясендә җиңүче –Арина Еремеева. 

«Иҗ яхшы биюче» номинациясендә җиңүче – Татьяна Тазирова;

«Йолаларны яхшы белүче» номинациясендә җиңүче - Вероника Киселева;

«Иң яхшы этник костюм» номинациясендә җиңүче - Дарина Смирнова.

«Иң тапкыр» номинациясендә җиңүче -Ксения Александрова.

Кызларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Алина Кондратьева

Видео: Ангелина Мухина


Нет комментариев