Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр»ның вожатый дәдәйләре һәм түтиләре. Кемнәр алар?

Кем соң алар балалар өчен йокысын, вакытын да жәлләмичә, көн-төн тырышып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр? «Туганайлар» редакциясе, һәрбер вожатыйдан «Айбагыр»га карата булган фикерләрен белде.

1нче отряд, «Карендәшләр»

Аделина Архипова:

«2017-2018 елларда лагерьда ял итсәм, икенче тапкыр вожатый булып эшлим. Заявкалар җыя башлагач та, «мине дә вожатый итеп алырлармы» дип уйлап йөргән идем, бәхет елмайды. Күп лагерьларда булганым бар, «Айбагыр»дагы балалар бердәмлекләре белән аерылып тора. Мондагы атмосфера башка җирдә юк. Балалрның 7-8 ел рәттән килүе шуны дәлилли».

2нче отряд, «Туганайлар»

Ариана Кадырова:

«Балачагымда монда бер дә ял итмәдем, ә вожатый буларак икенче елымны киләм. Монда керәшен культурасы белән кызыксынган кызлар-малайлар килә. Алар биредә тагын да күбрәк кызыксына башлыйлар, керәшен дөньясына тартылалар. Алла бирса, тагын киләчәкмен. 10 тапкыр чакырсалар да киләм (елмая). 

Иван Пугачев:

«Балачакта 3 ел ял иттем, ә быел вожатый булып эшлим. Дима дәдәй (Баранов) тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Башка лагерьларда да вожатый булып эшләдем, биредәге балалар аерылып тора. Алар — бердәм, тырыш, патриотизм көчле. «Айбагыр»ның «эчке кухнясы»н белгәч, вожатый булып эшләве авыр түгел».

3нче отряд, «Бер җөрәк»

Дарья Дементьева:

«6 ел бу лагерьда ял иткәч, балачак хыялым чынга ашты — быел вожатый Даша түти булып килдем. Смена башында авыррак булса да, хәзер инде ияләндем, өйрәндем. Монда һәр бала талантлы, алар белән эшләве рәхәт кенә. „Айбагыр“ ул — нурлары белән җылыта торган кояш».

Анита Давыдова:

«Вожатый булып эшләү теләге күптән бар иде. Быел, ниһаять, вакыт табып, тәвәкәлләдем. «Айбагыр»да керәшен традицияләре саклана. Без аны ял итүче балаларга төрле мастер-класслар аша җиткерәбез, белсеннәр дип тырышабыз. «Айбагыр» дигәч тә күз алдына 3 сүз килә: Бердәмлек. Дуслык. Матурлык. 

4нче отряд, «Ырудашлар»

Ксения Степанова:

«4 ел ял иткәч, быел беренче елымны вожатый булып эшлим. Күп тәҗрибә бирә. «Айбагыр» этник культураны бәләкәй буынга тапшыру өстендә зур эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев