Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: «Димче почмагы»нда борыңгыдан килгән ритуалларыбызны яңартам»

Җөридә уза торган Питрау бәйрәмендә ел саен «Димче почмагы» эшләп килә. Анда керәшеннәрнең күренекле димчесе Аграфена Васильева ялгызларга пар эзли.

Аграфена Васильева Питрау истәлекләре белән уртаклашты.

— Питрау — керәшеннәрне бергә җыя торган күркәм бәйрәм ул.  Бергәләп бәйрәм итәбез, күңел ачабыз. Питрау йола-гадәтләренә килгәндә, гадәттә керәшен туйлары Питраудан соң уза, көзгә таба. Без бәләкәй чакта тәкә суела иде, бу инде Питрау тәкәсе, дип атала. Махсус рәвештә аны симертәләр, кан тәбәсе алыр өчен канын алалар. Сарыкның маен эретеп, тоз салынган канга кушалар. Һәм янып торган мичтә кан тәбәсе пешерелә.

Кичке уенга яшьләр җыела. Кунакка кайткан кызлар һәм егетләр дә игътибар үзәгендә була. Менә шунда танышулар башланып китә, ә инде кавышулар көзгә кала. Керәшен туйларыбыз Пыкраудан соң үткәрелә. Ул вакытта инде суык һава торышлары, терлекләр суелыр вакыт килеп терәлгән, яшелчә-җимешләр җыелган чак.

Хәзер инде Мамадышның Җөри авылында узучы Питрауга әзерлектә урак өстедәй кызу чаклар. Мин һәр ел саен анда борыңгыдан килгән ритуалларыбызны яңартам.

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее ярдәмендә, Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә яшьләр өчен махсус программа әзерли. Кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, конкурслар һәм викториналар көтә. Бу проект үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән очрашучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тере аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә.

«Димче почмагы» мәйданчыгы 18 июль көнне 19:00 сәгатьттән 24:00гә кадәр эшлиячәк.

Татар-инфом, Юлай Низаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев