2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре  билгеле
Хәбәрләр

2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре билгеле

Хезмәт министрлыгы 2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре проектын эшләде, дип хәбәр итә ведомство.

Яңа ел каникулларында россиялеләрне 12 көн ял көтә.

Февральдә Россия халкы өч көн рәттән — 21-23 февральдә ял итәчәк.

Мартта 7 марттан 9 мартка кадәр өч көнлек ял көтә.

Май аенда ялллар — 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр бүленәчәк.

Июньдә ял көннәре — 12 июньнән 14 июньгә кадәр. Ноябрьдә бер бәйрәм көне — 4 ноябрьдә.

Ә 31 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәре башлана.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев