Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

2026 елдан армиягә ел әйләнәсендә чакыра башлыйлар

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта хәрби хезмәткә чакыруны Президент указы нигезендә бөтен календарь ел дәвамында — 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр уздырырга мөмкинлек бирә торган закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Думага 22 июльдә депутатлар Андрей Картаполов һәм Андрей Красов керткән закон проекты хәрби комиссариатларның эшен тәртипкә салуга юнәлтелгән. Моңарчы хәрби хезмәткә чакыру елга ике тапкыр: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза иде.

2026 елның 1 гыйнварыннан запаста булмаган гражданнарны армия хезмәтенә чакыру ел әйләнәсендә үткәреләчәк, шул ук вакытта хезмәткә җибәрү элеккеге ике чорда башкарылачак. Кайбер категория гражданнар өчен индивидуаль җибәрү сроклары саклана.

Реестрга кертелгән хәрби чакыру кәгазе буенча хәрби комиссариатка килү вакыты 30 көннән артмаска тиеш. Моннан тыш, хәрби комиссариатлар хәрби исәп реестрыннан өземтәләр бирү (шул исәптән электрон вариантта) хокукын алачак.

Чакыру комиссияләре беренче тапкыр хезмәткә чакырылучы гражданнарга медицина тикшерүе һәм һөнәри психологик сайлап алу уздыру өчен җавап бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев