2026 елда больничный өчен көненә 7 мең сумга кадәр түләргә мөмкиннәр
Хәбәрләр

2026 елда больничный өчен көненә 7 мең сумга кадәр түләргә мөмкиннәр

Бу хакта РИА Новости басмасына Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, больничныйның ахыргы суммасы хезмәт стажына бәйле булачак, стаж күбрәк булган саен түләү дә югарырак исәпләнәчәк.

Шулай ук, депутат гражданнарны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырган. Ул авыруларны профилактикалау, алкоголь һәм тәмәке кулланудан баш тарту, физик активлыкны арттыру, җитәрлек йоклау һәм гаилә белән күбрәк вакыт үткәрү мөһимлеген ассызыклаган.

Шәһри Казан


Нет комментариев