Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«20 елдан соң тәвәкәлләдем»: Игорь Дмитриев сольный концертына әзерләнә

Талантлы җырчы Игорь Дмитриев тиздән Казанның Филармония концертлар залында беренче концертын куячак. Тамашачыга ниләр әзерләгән? Кемнәрне чакырган? Барысын да үзеннән белештек.

— Сольный концертыңа санаулы көннәр калып бара. Озак килдеңме бу адымга?
— 15 яшемдә беренче тапкыр зур сәхнәгә чыккач, «кайчан да булса үз концертымны куячакмын» дип хыялланган идем. Аннан соң 20 ел узып киткән. Һәм, ниһаять, быел тәвәкәлләдем.

— Күңелеңдә нинди хисләр?
— Курку, дулкынлану, борчылу... Көн саен концерт белән бәйле ниндидер мәсьәләне хәл итергә туры килә. Андый вакытта ул хисләр икенче планга күчә инде.

— Концертыңның исеме үзенчәлекле. Ни өчен «Әни генә» дип атарга булдың? 
— Беренчедән, минем репертуарда «Әни генә» дигән җыр бар. Сүз уңаеннан, иң уңышлы җырларның берсе ул. Бер көн дустым Нияз белән очраштым. Иҗатым, концерт кую турында сөйләштек. Шунда календарьне ачып, кайчанрак куярга була икән, дип карадык. Фикерләшә торгач, тормышыбызда иң кадерле кешеләргә багышлап, Әниләр көнендә, 30 ноябрьдә куйсаң әйбәт булыр иде дип уйладык. Шуңа да, «Әни генә» дип атадым.

— Иҗатташ дусларың да концертта чыгыш ясый торгандыр? 
— Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов киләчәк. Аның репертуарында мин язган җыр бар. Вил Усманов та булачак, аның белән без инде берничә еллар бергә эшлибез. Шулай ук, «Ямьле» төркеме. Махсус хәрби операциядә катнашучы Артур Хәсәнов дигән егет бәлки күпләргә таныштыр. Ул, Алла бирса, шушы көннәрдә отпускка кайтачак, аның белән дә дуэт җырлаячакбыз. Тагын бер сюрприз көтә: балалар хоры белән бергә чыгыш ясаячакмын. Бары тик тере тавыш, сәхнәдә музыкантлар уйнап торачак. Шулай ук, төрле видеолар күрсәтеләчәк. Минем тормышым, бала-чагым турында да якыннанрак таныштырачакмын. Әлбәттә, әниләргә багышланган постановка да көтелә.

— Концертка әзерләнгәндә кемнәр ярдәм итә? Чыгымнары да күп бит.
— Режиссер, продюссорлар белән эшлим. Команда тупладык: музыкантлар, биюләр. Гомумән, концертны әзерләүгә бик күп кеше булыша. Якыннарым, дусларым, туганнарым. Спонсорларсыз булмады инде (елмая).

— Үзең концерттан ниләр көтәсең?
— Минем өчен бу галочка өчен генә эшләнелә торган эш түгел. Концерттан тагын да күбрәк энергия туплап, иҗатымны алга таба да үстерү теләге. Барысы да уңышлы булыр дип өметләнәм.

— Башка районнарга да чыгу теләге бармы? 
— Әйе, андый уйлар бар. Татарстан районнарында да үз концертымны куяр идем.

— Уңышлар сиңа, Игорь!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев