14 яше тулмаган балаларга да чит ил паспорты кирәк булачак
20 гыйнвардан 14 яше тулмаган балаларга илдән фәкать чит ил паспорты белән генә чыгарга һәм кире керергә рөхсәт ителәчәк.
Моңа кадәр Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләргә чыгу өчен 14 яше тулмаган балаларга туу турында таныклык та җитә иде. Хәзер, фәкать чит ил паспорты белән генә чыгарга һәм кире керергә рөхсәт ителәчәк.
Әлеге кагыйдә ата-аналар белән баланың бу илләргә чыгуына яисә озатып йөрүчеләре белән чыгуына бәйсез рәвештә гамәлдә булачак. Шул ук вакытта туу турындагы таныклык буенча 2026 елның 20 гыйнварына кадәр киткән балалар аның буенча Россиягә кайта алачак.
Ведомствода балигъ булмаган россиялеләр өчен чит ил паспортын алдан рәсмиләштерергә чакырдылар.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев