Әлеге акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала.
Моның өчен 12 июнь көнне киемнәрегездә милли элементлар, аксессуарлар булырга, образыгыз традицион милли костюмны чагылдырырга тиеш. Чөнки милли кием — ул теләсә кайсы халыкның үзенчәлегенең мөһим символы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бәйрәм көнендә урамнарда аерым бер атмосфера тудырырга мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.
Акция офлайн да һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узачак. Кулланучыларга 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында фотоларын урнаштырырга тәкъдим ителә.
Нет комментариев