1 октябрьдән Россиядә яңа сервис эшли башлаячак
2026 елның 1 октябреннән гражданнар башка банк банкоматы аша да үз банк счетларын акча белән тулыландыра алачак.
Бу хакта Россия Үзәк банкы хәбәр итте. Яңа функция Тиз түләүләр системасы (СБП) ярдәмендә эшләячәк. Әмма әлеге мөмкинлекне куллануга һәр банк мөстәкыйль рәвештә кушылачак.
Яңа сервис буенча берничә чикләү дә каралган:
- акчаны үзеңнең счетка гына кертергә мөмкин булачак;
- бер операциядә 25 мең сумнан артык түгел;
- бер тәүлек эчендә 50 мең сумга кадәр;
- ай дәвамында 200 мең сумга кадәр.
Шулай ук банклар мондый операцияләр өчен комиссия билгеләргә мөмкин.
Үзәк банк фикеренчә, яңа мөмкинлек клиентларга үз банкларының банкоматын эзләп йөрмәскә һәм счетларын уңайлырак тулыландырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев