Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

1 июльдән каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен тарифлар артачак

Республиканың көнбатышында гамәлдә булган «ПЖКХ» идарәче компания очрагында бердәм тариф куб.метр чүп өчен 598,49 сумга, ә төбәкнең көнчыгышында эшләүче «Гринта» ҖЧҖ очрагында куб. метр өчен 614,95 сумга җитәчәк.

Шул ук вакытта Көнбатыш зонада төбәк операторы хезмәте өчен түләү күп фатирлы йортта яшәгәндә кеше саен 117,70 сум һәм шәхси йортта яшәүчегә 127,68 сум тәшкил итәчәк. Көнчыгыш зонада ул күп фатирлы йортта кешедән 120,94 сум һәм шәхси йортта яшәүчедән 131,19 сум алыначак.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендә гамәлгә куелган Федераль закон белән «Физик затлар тарафыннан торак урыннарда куллану процессында барлыкка килә торган калдыклар, шулай ук шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында физик затлар тарафыннан торак урыннарда алардан файдалану процессында үз куллану үзлекләрен югалткан товарлар» каты көнкүреш калдыклар дип танылды.

Каты көнкүреш калдыкларына шулай ук юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган чүп-чар да керә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты көнкүреш калдыклар (ККК) белән эш итү өлкәсендә түбәндәге тарифларны раслый:

  • ККК белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәтенә бердәм тариф,
  • ККК эшкәртүгә тариф,
  • КККын зарарсызландыруга тариф,
  • ККК күмүгә тариф,
  • Энергетик утильләштерүгә тариф.

2019 елда Татарстанда һәм башка күпчелек төбәкләрдә чүп реформасы башланды. Идарәнең яңа моделенә федерациянең 82 субъекты күчте. ККК белән эш итү буенча 176 төбәк операторы сайланды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев