1 июльдән гаилә ипотекасы программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк
Бу хакта Сочида узган «Движение» форумында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының урынбасары Никита Стасишин белдергән.
Аның сүзләренә караганда, яңартылган программа беренче чиратта бала табуны һәм күпбалалы гаиләләрне хуплауга юнәлдереләчәк. Стасишин гражданнарны рәсми карар чыкканчы, төрле социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматларга ышанмаска чакырды.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә балалар санына карап ипотека ставкаларын дифференциацияләү мөмкинлеген карарга кушкан иде. Фикер алышылган вариантларның берсе буенча, беренче бала өчен ставка — 12 процент, икенче бала өчен — 6 процент, өченче бала өчен — 4 процент булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта гаилә ипотекасын 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр, кече шәһәрләрдә яшәүче ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдәге ике балалы гаиләләр, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр рәсмиләштерә ала. Программа буенча ставка бөтен Россия буенча 6 процент тәшкил итә, ә беренчел кертем торак бәясенең кимендә 20 проценты булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев