1 гыйнвардан өстәмә бәягә салым ставкасы артты
Хәбәрләр

1 гыйнвардан өстәмә бәягә салым ставкасы артты

Россиядә өстәмә бәягә салым, ягъни НДС ставкасы 20 проценттан 22 процентка кадәр күтәрелде.

Шул ук вакытта социаль әһәмияткә ия товарлар, шул исәптән азык-төлек продуктлары, дарулар, медицина продукциясе һәм балалар товарлары өчен 10 процентлы ташламалы ставка сакланып калачак.

Шәһри Казан


Нет комментариев