1 гыйнвардан метрода йөрү бәясе арта
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казандагы метрополитен хезмәтләре өчен яңа тарифларны раслады.
Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Документта язылганча, бер тапкыр йөрү өчен билет сатып алганда юлның бәясе – 46 сум, ә 100 тапкыр йөрү мөмкинлеге биргән транспорт картасы белән түләгәндә 36 сум булачак. Нормадан тыш кулда йөртә торган йөкләрне ташу тариф та 46 сум тәшкил итәчәк.
Юл хакын акчалата һәм банк картасы белән, шулай ук транспорт картасы яки QR-код кулланып түләргә мөмкин. Нормадан тыш кулда йөртә торган йөкләрне ташу юл хакыннан аерым түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев