Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

1 елдан күрешербез: «Айбагыр»ның 15нче сменасын ябу тантанасы булды

18 көн буе «Мирас-Наследие» лагеренда ял иткән балаларның вожатый дәдәйләре һәм түтиләре, дуслары белән саубуллашыр вакыт җитте.

Әле кичә генә этносменаның ачылу тантанасына җыелган идек, ә бүген инде «Мирас-Наследие» лагерена «Айбагыр»ның ябылу тантанасына юл тоттык. Беренче көннәрдә балалар өйләрен, әти-әниләрен сагынсалар, бүген аларның күзләре дуслары белән аерылганга яшьләнә. Балаларга гына түгел, безгә дә бераз моңсу.

Сменаның ябылу тантанасына килүчеләр арасында Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, һәм без, «Туганайлар» редакциясеннән Алиса Ахметшина, Алина Кондратьева бар идек.

«Шушы 15 ел эчендә лагерьда бик күп яшьләр үсеп чыкты. Сез дә 2-3 елдан, югары уку йортларына кергәч, «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә килеп кушылырсыз. Безнең алтын бөртекләребез, талантлы балаларыбыз, өметебез, киләчәктә алтын баганабыз булып китәрсез. Талантыгызны лагерьның юбилеенда күрдек. Барыгыз да сәләтлеләр. «Айбагыр»ны сайлаганыгыз, аңа тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Монда алган энергия ел буена җитсен, ә киләсе елга тагын килегез. Мин сезнең белән хушлашмыйм, киләсе очрашуларга кадәр, дип әйтәм», — дип сөйләде Людмила Даниловна.

Этносменаны ябу тантанасына отрядлар барысы бергә концерт оештырганнар. Керәшен биюе, җыруы, керәшен туе йоласын да карадык. Балалар гына түгел, вожатый дәдәйләр, түтиләр дә, гитара уйнап, «Айбагыр»га багышланган җырны башкарды.

«Айбагыр»ның бераз моңсу да булган традициясе сменаның соңгы төненә калды. Ул — җепләр бәйләү (браталки) йоласы. Һәр бала кечкенә җепләр бәйли, һәрберсе бер-берсенә үзенең җылы теләкләрен әйтә. Әлеге йола аша алар арасында күренмәс ныклы элемтә — дуслык, уртак истәлекләр барлыкка килә. Гади генә гамәл булса да, күңелләрдә чын могҗиза тудыра.

Бик кыска вакытка балалар өчен үз өйләредәй кадерлегә әйләнгән «Айбагыр» белән саубуллашу минутлары җиңел түгел. Ә шулай да, балалар һәм вожатый дәдәйләре, түтиләре 1 елдан күрешү теләге белән таралыша.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев